Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты Халыклар бердәмлеге көненә багышлап бергәләп оештырган «С яростью и состраданием любить тебя, Россия» («Ярсулы һәм сагышлы хис белән яратам сине, Россия») дигән кичәсе 3 ноябрьдә университетның конференцияләр залында узды.
1-2 курс студентлары төрле авторларның Ватанны сөю, кешелекле мөнәсәбәтләр, дуслык-татулык турындагы шигырьләрен укыдылар.