12 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакча» спектаклен күрсәтәчәк

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Санкт-Петербург режиссеры Георгий Ковтун Идел буе Болгарстаны чорыннан калган риваятьләрдәге вакыйгаларны нигез итеп алып, фәлсәфи-тарихи эксперименталь “Изге бакча” драмасын сәхнәгә чыгарырга әзерләнә.

Тамашада 80нән артык артист катнаша, җырчы-биючеләр, музыкантлар драма артисты гына түгел, акробатика осталары  буларак та чыгыш ясарга ниятли.

Борынгы Болгарны әйләндереп алган  алма бакчасы турындагы риваять вакыйгалары тасвир ителә торган  спектакль ике бүлектән тора.   Шәһәр җимерелгәч,  бакча да корыган була.  Хан кызы әтисенең эшен дәвам итү өчен бакчаны яңадан торгызырга ниятли. Яшь батыр егет аңа ярдәмгә килә: алмагач үрентесен алып кайту теләге белән ул Ефәк юлы буйлап ерак сәяхәткә чыгып китә.

“Татар тамашачысына ансамбль артистлары бу спектакльдә  яңа яктан ачылачак, - диде Георгий Ковтун Казанда беренче тапкыр оештырылган ачык репетициядә. - Ә спектакльнең төп идеясе – тереклекне бары тик тереклек кенә тудыра ала дигән фикер. Кеше туган туфрагына кайтып, тормышны янәдән тергезү өчен авыр һәм катлаулы юл узарга тиеш".

Спектакльгә махсус 500 костюм тектерелгән, эскизларны Әсәл Исмәгыйлева ясаган. Музыкасын композитор Радик Сәлимов иҗат иткән. Спектакльгә декорацияләр 3D-технологияләрен  файдаланып ясалачак.

Фәлсәфи-тарихи эксперименталь драманың премьерасы Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 12 декабрьдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International