Марыйларның Иделдән Уралга кадәр салган кәрван юлы

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Марий Эл Республикасының  Т. Евсеев исемендәге Милли музее фондларында сакланучы экспонатлардан төзелгән «Марыйларның Иделдән Уралга кадәр салган кәрван юлы» дигән күргәзмә ачыла.  

Анда марый халкының милли киемнәре, башлыклары, көнкүреш әйберләре, музыка уен кораллары, кеше кулы җитештергән археология табылдыклары  күрсәтелә.

Шулай ук марыйларның йолалары турында мәгълүмат бирә торган фотосурәтләр, халыкның риваятьләрендә сакланган төрле образлар, билгеләр сурәтләнгән баннерлар да тамашачыларга кызыклы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International