Кремль укулары җиденче тапкыр уздырыла

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Ноябрьнең 10 сыннан 11 енә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узачак  «VII Кремль укулары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең темасы  «Музей һәм аның кунаклары: кызыксынганлык тудыру мәсьәләләре».

Конференциядә фикер алышу музейга килүчеләр белән эшләү, аларны аралашуга тарту, яшьләрнең музейлар белән кызыксынуын көчәйтү һәм «цифрлар белән җиңел эш итүче аудитория» белән уртак тел табу мәсьәләләренә төп игътибар биреләчәк.

Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Тула, Ярославль, Саранск , Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән музей хезмәткәрләре, галимнәр, белгечләр музейлар белән  төрле яшьтәге, төрле социаль хәлдәге кешеләрне кызыксындыруга багышланган  проектлары белән таныштырачаклар.

Конференция 10 ноябрьдә иртәнге унда «Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекцияләр залында ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International