20 декабрьдә «УНИКС»та кичке сәгать җидедә «Добры Молодцы» легендар вокаль-инструменталь ансамбле концерты була. Аны Томск өлкәсенең коммерциячел булмаган «МИРОСЛАВ» хәйрия фонды «ПОМОЖЕМ ВМЕСТЕ» акциясе кысаларында оештыра.
Билетлар сатудан җыелган акчаның бер өлеше ятим һәм инвалид балаларга, мохтажларга тапшырылачак.