3 ноябрьдән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Акция чараларын Камал театры артистлары белән очрашу башлап җибәрде. Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда танылган артистлар – Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Луара Шакирҗанова мавыктыргыч театр дөньясы, бакыйлыкка күчкән күренекле артистлар, сәхнә артында барган кызыклы тормыш турында сөйләделәр.
Ислам мәдәнияте музеенда исә акциягә махсус әзерләнгән квестта катнашучылар Кол Шәриф кодының чишелешен табарга тырышты. Аның иң яратып файдалана торган мәкален белү өчен төрле катлаулы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Туп сарае музеенда Дымково уенчыгына тамашачылар күз алдында «җан өрделәр». Ә Татарстанның табигать тарихы музее өстәл уеннары мәйданчыгына әверелде. Болар – музей тәкъдим иткән чараларның кайберләре генә. Тамашачылар «Сәнгать төне»ннән зур канәгатьлек хисе белән таралыштылар.