«Шома бас» Актаныш сәхнәсендә

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районында 2016 ел Бию елы дип игълан ителде.  Күп кенә фестивальләр, конкурслар, иҗади очрашулар уздырылды инде. Актанышлылар  «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең 50 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Ансамбльнең бинасы, музее ачылды, тематик күргәзмәләр оештырылды, видеофильмнар күрсәтелде.  

Бию коллективларының район башлыгы призына уздырылган конкурсының 1 нче туры Актанышның мәдәни тормышында зур вакыйга булды.  Анда 60 бию коллективы һәм аерым башкаручылар, барлыгы  1000 кеше катнашты. Йомгаклау концерты быелның декабрь башында булачак.

1 ноябрьдә район Мәдәният йортында Татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында  татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган «Шома бас» республикакүләм өченче смотр-конкурсының сайлап алу туры узды. Анда 44 коллектив һәм аерым башкаручылар,  яше җидедән җитмешкә кадәр булган барлыгы 500дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International