Парижда ЮНЕСКО уздырган конференциядә катнашучыларга Болгар музей-тыюлыгы турында мәгълүмат бирелде

2016 елның 5 ноябре, шимбә

ЮНЕСКО оештырган халыкара конференция бөтендөнья мирасы объектлары белән бәйләнгән музейлар мәсьәләләренә багышланган иде.  Ул ноябрьнең 2 сеннән 3 енә кадәр ЮНЕСКОның Париждагы квартирасында узды. Конференция Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән шәһәрләр һәм объектлар территориясендә урнашкан күпчелек музейлар үз эшчәнлекләре барышында тарый торган конкрет проблемаларны өйрәнү максатларын күздә тотып үткәрелде.  

Музейларның тарихны саклау миссиясе һәм Бөтендөнья мирасы объектларын саклап калу бурычларын үтәүне гарантияләүче мәдәни объект булуы карап тикшерелде. Аерым секцияләрдә музейларның җәмәгатьчелеккә йогынтысы көчәю, шулай ук юкка чыгу куркынычы янаган музейлар һәм Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган иде.

Конференциядә төрле илләрнең зур вазыйфадагы мәдәният эшлеклеләре, музей хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Светлана Персова "Болгар музей-тыюлыгы хәзерге чорда" дигән доклад ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International