3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында» дигән доклад ясады.
Докладчы Татарстанда хәзер 43 структур бүлекчәсе булган 14 дәүләт музее һәм 43 структур бүлекчәсе булган 49 муниципаль музей, җәмгысы 149 музей эшләве турында хәбәр итте.
2015 елда дәүләт музейларына Татарстан Республикасы бюджетыннан 382 млн. 510 мең сум бүлеп бирелгән иде. Музейлар эшчәнлегеннән алынган табыш 77 млн. 796 мең сум булды.
Айрат Сибагатуллин музейларга йөрүчеләр санының, 2014 ел белән чагыштырганда, 22 процентка артуын әйтте.
«Музейларга йөрү белән күбрәк кызыксыннар өчен аларның инфраструктурасын үстерү шарт, болар турыдан-туры бәйләнештә, – дип өстәде министр. – Моңа да республикада зур игътибар бирелә. Әйтик, Татарстан Республикасы Милли музее филиаллары булган В.И.Ленин музей-йортында, Е.А.Боратынский музеенда, А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда төзекләндерү-реставрацияләү эшләре төгәлләнде».
«Республиканың дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары илнең төрле музей оешмалары белән уртак күргәзмә проектлары алып бара. Россия Федерациясенең зур шәһәрләре дә хәтта барысы да Луврдан, Лондонның Виктория һәм Альберт музееннан, Дәүләт Эрмитажыннан, Дәүләт Рус музееннан, Третьяков галереясеннән экспонатлар күрсәтелүе белән горурлана алмый. Казан халкына һәм аның кунакларына тәкъдим ителгән, көчле кызыксыну уяткан россиякүләм һәм халыкара күргәзмәләрнең саны елына дистәдән артып китә», – дип белдерде Айрат Сибагатуллин.
Министр экспозиция мәйданчыкларын киңәйтү һәм фондларны саклау өчен махсус биналар төзү ихтыяҗына аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
«Хәзерге вакытта актив күрсәтелә торган музей әйберләре нибарысы 13,5 процент тәшкил итә. Республика музей фондының яртысы саклана торган Татарстан Республикасы Милли музее өчен бу аеруча кыен хәлгә әйләнде», – диде докладчы.
Айрат Сибагатуллин «Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының зур эш башкаруын билгеләп үтте. Әйтик, 2016 елда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә археология тикшеренүләре дәвам ителде, архитектура истәлеге булган биналарда төзекләндерү эшләре алып барыла, яңа объектлар төзелә. «Свияжскиның Успенье соборы һәм Троицкий чиркәве» православие архитектурасы һәм рухи мәдәнияте истәлекләре комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен кирәкле кәгазьләр әзерләү юнәлешендә җитди эш алып барыла.
Чыгышына йомгак ясап, Айрат Сибагатуллин музейның бик катлаулы структура булуын, монда беренче карашка хәтта бик вак кебек күренгән нәрсәләрнең дә гаять әһәмиятле, мондый оешманың уңышлы эшләве хакимиятнең төрле баскычлары килешенеп эшләгәндә генә мөмкин икәнен, музейларга хәзер кертелә торган инвестицияләр киләчәктә, сыйфат һәм сан ягыннан иң югары дәрәҗәгә күтәрелеп, кире кайтачагы турында белдерде.
Аннары соң министр парламент депутатлары сорауларына җавап бирде. Әйтик, Анастасия Исаева музей хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү эшенең торышы, Лилия Маврина аларның уртача хезмәт хакы күләме белән кызыксынды. Таһир Һадиев Балтачтагы «Халыклар дуслыгы» музеен киңәйтү турында тәкъдим кертте. Шулай ук депутатлар Хәлил Гыйниятов, Алексей Созинов һәм Валерий Власов сораулар бирделәр.
Йомгак ясаганда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан сорауларның күплеге музей эше өлкәсендә әле күтәреләсе югарылыклар алда булуын исбатлый дип, парламент утырышы стенограммасын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына җентекләп өйрәнү өчен җибәрергә йөкләмә бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы