Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар алуны дәвам итә

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдән  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге өлкәсендә кече  һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган грантлар алу өчен гаризалар алу дәвам итә. Грантлар һөнәрчеләрнең һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмаларының иҗади мөмкинлекләрен файдалану һәм   Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрчелеген торгызу, саклап калу һәм үстерү  юнәлешендәге иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруны күздә тота.

Гаризалар  быелның 17 ноябренә кадәр  кабул ителә.

Мәгълүмат өчен: (843)264-75-06).

(http://mincult.tatarstan.ru/rus/predostavlenie-grantov-pravitelstva-respubliki.htm) Грантлар бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International