Кичә Н. Җиһанов исемендәге консерваториядә София Гобәйдуллина белән очрашу булды. Композитор Казанга аның юбилеена багышланган чараларда катнашу өчен килде. Чыгышы белән Чистайдан булган атаклы мәдәният әһеле, Казан консерваториясендә белем алган, ә хәзер бу югары уку йортының шәрәфле профессоры София ханым студентлар һәм укытучылар белән әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде.