30 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының 1нче туры узды.
Конкурста Татарстаннан, Башкортостаннан, Идел Буе регионы Республикаларыннан сәләтле яшьләр катнашты.
Жюри әгъзаларының карары буенча 62 конкурсант арасыннан 28 конкурсант 2нче турга үтте.
2нче тур 28-30 ноябрь көннәрендә “Татарстан – Яңа гасыр” каналында турыдан-туры эфирда узачак.