Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында “Татарларның этник тәңгәллеге: үзенчәлеге һәм ныгыту технологияләре” дигән темага түгәрәк өстәл узды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  “Татарларның этник тәңгәллеге: үзенчәлеге һәм ныгыту технологияләре” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Ш. Мәрҗани исемендәге  тарих институты вәкилләре “Татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүчеләргә эштә файдалану өчен фәнни тикшеренүләр йомгаклары буенча мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International