2 ноябрьдә ДЗКЗда София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» дүртенче халыкара хәзерге заман музыкасы фестиваленең икенче концерты була. Бу кичтә Александр Чайковский музыкасы яңгыраячак.
5 ноябрьдә фестивальнең дүртенче, йомгаклау концерты була. Тамашачыларга Елена Анисимованың оркестр өчен язылган концерты, Хуан Хосе Коломерның валторна өчен «Human Nature» әсәрен һәм Арам Хачатурянның 1 нче ми минор симфониясе тәкъдим ителәчәк.