«Джаз һәм Казан» өченче халыкара фестивале кысаларында дүрт концерт булды. Аларда жанрның классикага әйләнгән үрнәкләре дә, блюз да, рок-н-ролл да яңгырады.
Беренче концертны дөньякүләм танылган джаз-музыкант Деннис Чамберс бирде. Ул италияле пианист Паоло ди Сабатино һәм Чилидан гитарачы Кристиан Гальвес белән чыгыш ясады.
Икенче концертта Татарстан Республикасының филармоник джаз-оркестры белән бергәләп Тавис Миннер (вокал / АКШ) һәм Стефани Джиннот (вокал / АКШ) сәхнә тотты.
Өченче кичтә тамашачылар рус музыканты Игорь Бриль, «Бриль-Джаз» ансамбле һәм америкалы җырчы Свит Бэби Джей, контрабасист Сергей Васильев, бәрмәләрдә уйнаучы Павел Тимофеев, пианист Владимир Нестеренко белән музыка дөньясына сихри сәяхәт кылды.
Дүртенче, йомгаклау концертында рок-н-ролл патшалыгы иде. Денис Мажуков һәм аның бэнды тамашачылар өчен онытылмаслык музыка бәйрәме ясадылар.