«Шома бас» – Сабада

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

29 октябрьдә Саба муниципаль районының Байлар Сабасы мәдәният йорты сәхнәсендә «Шома бас» өченче республикакүләм смотр-конкурсының зона сайлап алу туры булды.

Татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында  «Шома бас» республикакүләм өченче смотр-конкурсы татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана.   

Конкурсның зона турында Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Балтач, Теләче, Саба муниципаль районнарыннан 14 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар, барлыгы 310 үзешчән артист катнашты.

Соңыннан коллективларның җитәкчеләре белән жюри әгъзалары очрашуы булды. Осталык дәресе уздырылды, чыгышларга әтрафлы анализ ясалды.

 Тәэсирле һәм файдалы очрашу узды Байлар Сабасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International