10 ноябрьдә Дәүләт зур концерт залында Альбина Шаһиморатова һәм Рубин Абдуллин концерты була.
Ул «Organo pleno» халыкара фестивале кысаларында оештырыла.
Кичәнең программасына Сен-Санс, Моцарт, Франк, Брамс һәм Ройбкенең орган өчен иҗат ителгән һәм вокал әсәрләре яңгыраячак.