«Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты була

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты була.

Һәр ел саен фестивальнең муниципаль һәм зона турларында Татарстан Республикасында яшәүче  төрле халыкларның ике йөзгә якын  иҗат коллективы катнаша. Быелгы турларда катнашучыларның саны 1290 тирәсе булды.

Фестивальнең 4 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау концертында республиканың 22 муниципаль районыннан 52 коллектив чыгыш ясарга әзерләнә. Татарстан Республикасы Президентының  да катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International