Мөслим районында милли мәдәниятләр үсешенә зур игътибар бирелә. Мөслимнең район мәдәният йорты каршында күп кенә халык ансамбльләре эшли.Аларның башкару осталыгы югары, репертуары бай, сәхнә киемнәре тиешенчә. Монда балалар коллективлары да бар.
26 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ансамбльләргә халык үзешчән коллективы дигән исем бирү (раслау) советы әгъзалары аларның чыгышын карап, югары бәя бирде. Министрлыкка бу коллективларның статусын раслау тәкъдиме белән чыгарга дигән карар кабул ителде.