Татарстанның камера хоры һәм «Казан нуры» оркестры ДЗКЗ сәхнәсендә этник музыка концерты куйды

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

29 октябрьдә Татарстанның камера хоры һәм «Казан нуры» оркестры кичке сәгать биштә ДЗКЗ сәхнәсендә «Халыклар дуслыгы» дигән концерт бирәчәк. Анда  үзенчәлекле  аранжировкада  дөнья халыклары җырлары яңгыраячак.

Концерт «Хоровой crossover» абонементы кысаларында, хорның 10 еллык юбилеена багышлап уздырыла.

«Халыклар дуслыгы» концерты программасы музыкаль мозаика буларак төзелгән:  Европа һәм Америка халыкларының йола музыкасы,  башкортларның тамак белән җырлавы, грузин һәм әрмән җырлары, рус һәм керәшен  фольклоры, ногайбәк  татарлары  һәм казаклар җырлары яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International