«Пантикапейский дневник» («Пантикапей көндәлеге») рок-литургиясе премьерасы Казанда

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Пантикапейский дневник» («Пантикапей көндәлеге») - La Primavera оркестрының яңа программасы шулай атала. Бу – танылган музыкант Олег Сакмаров белән уртак проект.  26 октябрьдә ДЗКЗ сәхнәсендә «Пантикапейский дневник» («Пантикапкй көндәлеге») рок-литургиясе  премьерасы һәм Кира Сакмарованың «Орфей и Эвридика - 2000 лет спустя» («Орфей һәм Эвридика – 2000 ел узгач») поэмасы яңгыраячак.

Рок-поэманың төп герое ролен Никита капкасы яны театрының танылган артисты   Антон Бельский башкарачак, дудук дигән уен коралында  Санкт-Петербургтан Виталий Погосян, гитарада Михаил Фомичев (Мәскәү), вокал партияләрне Борис Голик (Мәскәү), Андрей Чуркин һәм Андрей Дюков башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International