25 октябрьдә Әгерҗе район мәдәният йортында фольклор ансамбльләре «халык үзешчән коллективы» дигән исемнәрен раслау өчен чыгыш ясады.
Алар арасында Кадрәк һәм Бим авыл мәдәният йортларының марий фольклор коллективлары, Сарсак-Умга авыл мәдәният йортының удмурт фольклор ансамбле дә бар. Район мәдәният йортының гармунчылар ансамбле дә үзенең чыгышын тәкъдим итте.
Ике сәгатьлек концерт программасы җыр-көйгә, биюләргә, йолаларга бик бай һәм кызыклы иде. Сәнгать советы әгъзалары коллективларның осталыгын югары бәяләде. Ансамбльләр актив концерт эшчәнлеге алып бара, репертуарлары бай, сәхнә костюмнары тиешле дәрәҗәдә, чыгышлары программаларына туры килә. Гармунчылар ансамбле ноябрь аенда Мәскәүдә узачак «Многоликая Россия» халык музыка уен коралларында уйнаучыларның бөтенроссия фестивалендә чыгыш ясаячак. Ул Мәскәүдә ноябрь аенда уздырыла.