Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театрында Липецк дәүләт курчак театры гастрольләре ачылды. Шул рәвешчә, масштаблы проект – ике театрның алмаш гастрольләре башланып китте. Алар октябрьнең 26 сыннан 29 ына кадәр Казанда һәм Липецкида узачак.
Шушы ук көннәрдә Липецкида нәни тамашачыларга «Әкият» театры В.Смеховның «Али-баба һәм кырык карак» спектаклен күрсәтәчәк.