Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади проектларына ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына уздырылган конкурсына барлыгы 44 муниципаль берәмлектән 281 проект бирелде.
Мәдәни-ял учреждениеләре, музейлар, китапханәләр, мәгариф оешмалары, кинотеатрлар, театр-тамаша учреждениеләре проектларын карап тикшергәннән соң жюри җиңүчеләрне билгеләде. Алар быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алачак.