Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары Кайбыч районы район мәдәният йортының «Дуслык» фольклор коллективы иҗаты белән танышты

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау)  буенча сәнгать советы үз эшен дәвам итә.

23 октябрьдә Совет әгъзалары  Гали Габдрахманов һәм Геннадий Макаров Кайбыч  районы мәдәният йортының  халык коллективы  исемен раслауга гариза биргән  «Дуслык» фольклор  ансамбле иҗаты белән танышты. Коллектив «Солдатка озату» композициясен күрсәтте.

Совет әгъзалары соңыннан артистлар чыгышын анализлап, үз теләкләрен, күрсәтмәләрен җиткерделәр. Алар «Халык үзешчән коллективы» исемен раслауга  кайбычлыларның гаризасын канәгатьләндерү тәкъдимен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына җиткерәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International