21 октябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Из глубины…» («Бик тирәннән...») (рәссам Винсент Ван Гог) спектакле турында фикер алышу булды. Аны сәхнәгә Туфан Имаметдинов куйган.
Бу кичәдә барлыгы сиксәннән артык кеше катнашты. Алар спектакльне караганнар, шәһәрдә шактый гына сөйләшүләргә сәбәпче булган бу әсәр турында һәрберсенең үз фикере бар.
Тамашачылар спектакльне «иҗади терапия», «музыкаль симфония» дип атадылар, артистлар уены вакытында чынбарлыктан икенче бер халәткә, җиңеллек һәм медиация халәтенә күчтек диючеләр дә булды.
Театр сөючеләр белән күзгә-күз очрашу, һичшиксез, бик нәтиҗәле булды.