23 ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков яшь казанлылар арасында мәгърифәтчелек эше алып барды. Бу елларда оркестр йөздән артык оригиналь программа тәкъдим итте, 150000нән артык бала һәм яшүсмер алар нигезендә үзенең дөньяга карашын, белемен киңәйтүгә иреште. Концертлар бирү белән беррәттән, музыкантлар җыр-көй, әдәбият, рәсем сәнгате, гомумән сәнгать турында да тамашачыларына кызыклы һәм бай мәгълүмат бирә килде.
23 октябрьдә казанлылар биюгә багышланган концерт карады, оркестр музыкантлары аларга бу жанрның төрләре, нинди музыкага башкарылуы турында сөйләде, артистлар белән бергә күмәк бию күпләрнең күңеленә хуш килде.