Декабрьнең 6 сыннан 9 ына кадәр Әлмәттә Вокал һәм сәнгатьле уку буенча тугызынчы халыкара конкурс-практикумы уздырыла

2016 елның 21 октябре, җомга

Декабрьнең  6 сыннан 9 ына кадәр  Әлмәттә  Вокал һәм сәнгатьле уку буенча тугызынчы халыкара  конкурс-практикумы уздырыла.

Аны Россия иҗтимагый тавыш академиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әлмәтнең Мәдәният идарәсе, Әлмәтнең Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллияте оештыра.

2015 елдан Россия иҗтимагый тавыш академиясе белем бирүгә лицензия алды, шуның белән бәйле рәвештә конкурс узган көннәрдә аның тарафыннан «Фонологиянең аерым мәсьәләләре: вокал-сәнгатьле уку педагогикасының фәнара теоретик-методологик проблемалары» дигән темага квалификация күтәрү курслары уздырыла.

Мәртәбәле жюри әгъзалары укучылар һәм аларның укытучылары өчен осталык дәресләре уздыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International