21 октябрьдә көндезге сәгать өчтә Актерлар йортында Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Рәүф Игъламовны искә алу кичәсе узачак. Күренекле театр белгеченең туганнары, дуслары һәм хезмәткәрләре аның турында хатирәләре белән уртаклашып, мәрхүмне яд итәчәк.