18, 19 ноябрьдә "Әкият" курчак театры П.Геннадьеваның «Не хочу и не буду» («Көйсез») дигән спектакле премьерасына чакыра. Тамаша «Мендәрдәге театр» проекты кысаларында иң бәләкәйләргә – 1 яше тулган сабыйларга аталган. Кече залның фойесында узачак спектакльдә балалар үзләре дә катнашачаклар.
Режиссер-сәхнәгә куючы һәм музыкаль бизәлеш авторы - Айвар Гыймаев. Рәссам-сәхнәгә куючы - Екатерина Спиридонова.