15 октябрьдә Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Бу мәдәният йорты узган гасырның 70 нче елларында ук төзелгән. Аны төзекләндерү эшләре бер ел дәвам итте. Яңартылган клубны ачу тантанасына авыл кешеләре зал тутырып килде. Тирсәдә мәдәният-сәнгатькә гашыйк кешеләр яши, бик күпләр хореография, фольклор, театр коллективларында катнаша. Барлыгы 10 үзешчән берләшмә эшли.
Клубны ачуда катнашкан кунаклар авыл тормышындагы зур вакыйга уңаеннан тирсәлеләргә тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Мәдәният йортына бүләк итеп сертификат тапшырылды. Мәдәният министрлыгыннан исә тамаша залында урнаштыру өчен урындыклар бүлеп бирелде.
Ике сәгатьлек концерт сизелмичә дә узып китте һәм бәйрәмчә «утлар фонтаны» – фейерверк белән тәмамланды.