Бүген татар халкы үзенең сөекле кызы, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулованы соңгы юлга озатты

2016 елның 15 октябре, шимбә

Бүген татар халкы үзенең сөекле кызы, былбыл тавышлы җырчысы, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулованы соңгы юлга озатты. Мәрхүмәне озатырга Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Миннемулла улы Сибагатуллин, министрлык вәкилләре, Татар филармониясе коллективы һәм сәхнә ветераннары килде. “Наҗия Теркулова халкыбызның талантлы кызы, үзенең затлы тавышы белән меңләгән тамашачыларны әсир иткән гаҗәеп җырчы иде. Аның исеме, җырлары күңелләребездә мәңге сакланыр”, - диде Айрат Сибагатуллин хушлашу сүзендә.

Мәрхүмә Казанның Киндери мөселман зиратында җирләнде.

Татарстанның халык артисты Наҗия Габдрахман кызы Теркуловага 2016 елның 25 августында 87 яшь тулган иде, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International