Актерлар йортында «Сәхнә осталары - ветераннарга» концерты була
2016 елның 14 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге 15 октябрьдә Актерлар йортында «Сәхнә осталары - ветераннарга» концертын оештыра. Тамашачылар алдында бу кичтә күренекле сәхнә осталары чыгыш ясый. Концерт – түләүсез, кичке сәгать дүрттә башлана.
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.