Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлил Мәскәү музыка мәктәпләре укучылары белән бергә “Балалар балаларга ярдәм итә” исемле проектта катнаша

2016 елның 14 октябре, җомга

Җәлил оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлил Татарстанга концерт белән килделәр. Яшь артистлар кичә Сарман районының Җәлил бистәсендә чыгыш ясасалар, бүген Чаллының Орган залында концерт бирәчәкләр.

Михаил Җәлил П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбе укучысы, 8 яшьлек Елизавета шул ук мәктәпнең 1нче классында укый. Нәни скрипач Лиза Татарстанда Нәҗип Җиһанов әсәрен башкарачак.

Михаил белән Елизавета талантлы яшь музыкантлар – Мәскәү музыка мәктәпләре укучылары белән бергә “Балалар балаларга ярдәм итә” исемле проектта катнаша. Проектта катнашучыларның һәрберсе – халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.

“Кичәге чыгышыбыздан без бик канәгать. Зал тулы иде, Җәлилдә безне яхшы кабул иттеләр. Хәзерге вакытта Чаллыда репетициябез бара. Иртәгә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясаячакбыз”, - дип хәбәр итте проект авторы, Чулпан Җәлилеваның кызы Татьяна Малышева. Ул үзе концертта фортепиано партияләрен башкара.

Иртәгә яшь музыкантлар Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында чыгыш ясаячак. 18.00 дә башлана.

Концертларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Арт-Линия” фонды оештыра. Билетлар республиканың музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларына һәм укытучыларына таратылган. “Килгән кешегә урын табарбыз. Килегез!” ди оештыручылар. 

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International