Музыкаль мирасны саклап калуга һәм үстерүгә Татарстан Республикасы Милли музее шактый зур өлеш кертә.
Аның фондларында шактый зур музыка уен кораллары коллекцияләре һәм күренекле композиторларның, җырчыларның архивлары саклана, составында атаклы музыкантлар Н.Г. Җиһанов һәм С. Сәйдәшев музейлары, Горький музеенда җырчы Ф.И. Шаляпинга багышланган экспозиция эшләп килә.
14 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиһанов укулары-2016» өченче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Темасы: «Музейда – музыка».
(843) 236-12-84
(843) 292-32-18