Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татар сәхнәсендә музыкаль драма» темасына утырыш уздырыла

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдә  көндезге сәгать икедә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татар сәхнәсендә музыкаль драма» темасына утырыш уздырыла. Ул драматург, шагыйрь һәм публицист Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулуга багышлана.

 М. Фәйзинең  әдәби мирасы республиканың музей тупланмаларында һәм КФУның Сирәк китаплар бүлегендә саклана. Очрашуда танылган галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре, музей һәм театр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International