12 октябрьдә Мәскәүнең Дәүләт академия Кече театрында «Кара пулат» опера-риваяте куелды (композиторы Э.Низамов, либретто авторы Р.Харис). Опера Мәскәү тамашачысына Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия, Р. Гамзатов исемендәге зур әдәби премия, Дельвиг исемендәге гомумроссия премиясе, М. Җәлил һәм Г.Державин исемендәге республика премияләре лауреаты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Мәгъсүмҗан улы Харисовның (Ренат Харисның) тууына 75 яшь тулуга багышлап күрсәтелде.
12 октябрьдә булачак бу зур чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырды.
«Кара Пулат» операсының премьерасы узган елның гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә булган иде. Опера Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды ярдәме белән иҗат ителде. Премьераны караганнан соң, Минтимер Шәрип улы Шәймиев аны Татарстанның мәдәният тормышында зур вакыйга дип бәяләде.
Операның либреттосын шагыйрь Ренат Харис, музыкасын композитор Эльмир Низамов язган, режиссеры – Георгий Ковтун. Сәхнәдә танылган опера җырчылары, музыка коллективлары чыгыш ясады.
Опера башланыр алдыннан сәхнәдә Ренат Харисны юбилее белән тәбрикләүләр яңгырады, аның иҗатына, аерым алганда, «Кара пулат» операсына зур бәя бирелде. Россия язучылар берлеге татар шигъриятен үстерүгә зур роль керткәне өчен юбилярны шагыйрь Игорь Григорьев исемендәге медаль белән бүләкләде.
Ренат Харис үзенә һәм иҗатына игътибарлы булганнары өчен тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.