14 октябрьдә кичке сәгать алтыда С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры 81нче сезонын ача. Бу көнне артистлар А.Коровкин әсәре буенча “Түтиләр” спектаклен күрсәтәчәкләр. Аны сәхнәгә Башкорт дәүләт драма театры баш режиссеры Зиннур Сөләйманов куйды.