Россиянең Мәдәният министрлыгы һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте быелдан «Музейда Россия кадетлары көне»нә бөтенроссия статусы бирү турындагы карар кабул итте.
Бу көнне Милли музей булачак хәрбиләрне «Горурланыр һәм саклар нәрсәләр күп» дигән театральләштерелгән хәрби-патриотик чарага һәм XVIII-XX гасырда эшләнгән, фондларда сакланучы сугыш коралларын күрсәтеләчәк «Билгесез сугыш» дигән экскурсиягә чакыра.