Октябрьнең 26 сыннан 29 ына кадәр «Әкият» һәм Липецк дәүләт курчак театры алмашып гастрольләр уздыра.
Кунак театр Казанның нәни тамашачыларына «Липецк ярминкәсе» дигән спектакль күрсәтәчәк.
Шушы ук көннәрдә Татарстан Республикасы «Әкият» дәүләт курчак театры Липецк өлкәсендә В.Смеховның «Али баба Һәм кырык карак» әкиятен уйный.