Петербург кунакларының күңеленә Казан хуш килде

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

8 октябрьдә Казанга Санкт-Петербургның мәдәни-ял итү учреждениеләре белгечләре килгән иде.  Делегация Казанның мәдәни-ял итү учреждениеләре ничегрәк эшләве белән  кызыксынды, алар Левченко поселогындагы «Полимер» мәдәният сараенда булдылар. Соңрак кунаклар шәһәрнең төрле мәдәният сарайлары директорлары белән очраштылар, төрле коллективлар чыгышларын карадылар.  Шушы ук көнне кич белән алар Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Коппелия» балетын карадылар. Театрның бизәлеше Петербург делегациясе вәкилләрен таң калдырды.

Гомумән, Казанга сәфәр Петербург делегациясендә, кунаклар үзләре әйткәнчә,  бары уңай һәм матур тәэсирләр генә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International