Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре Грециядә яңгырады

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

30 сентябрьдә Салоникиның концерт залында «Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре» проектыннан симфоник концерт була. 2009 елда гамәлгә куелган әлеге проектның авторы  – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәримуллин.   Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә «Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре» циклыннан 27 концерт булды инде. Шушы проект нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында татар музыкасы Европаның иң яхшы концерт залларында яңгырый. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International