Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеген үстерү үзәге һәм Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы «Татарстан Республикасыннан турист сувениры» дигән конкурс үткәрә. Ул түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
«Этнографик сувенир»
«Гастрономик сувенир (эчемлекләр)»
«Гастрономик сувенир (ашамлыклар)»
«Шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры»
«Музейдан сувенир»
«Сувенир - уенчык»
«Сувенирлар төрү продукциясе»
Җиңүчеләргә (һәр номинациядә) 50 000 сум акчалата бүләк тапшырылачак, ә аларның эшләнмәләренә «Татарстан Республикасының иң яхшы туристлык сувениры» статусы биреләчәк.
8 (843) 264-45-12, 236-06-43