Ватанпәрвәрлек темасына музыка әсәрләре республика конкурсына гаризалар кабул ителә.
Конкурс номинацияләре:
1) патриотик эчтәлекле җыр, шул исәптән хор өчен дә;
2) патриотик эчтәлекле лирик җыр, шул исәптән хор өчен дә;
3) динамик характердагы, милли колоритлы симфония әсәре (3-5 минут);
4) маршлар (төрле башкаручылар, шул исәптән хәрби-тынлы оркестрлар);
5) бакыйлыкка күчкән татар композиторларының патриотик тематикага багышланган җырларын аранжировкалау.
Тәкъдим ителүче темалар һәм образлар:
Гаризалар 2016 елның 15 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан, Пушкин урамы, 66/33, телефон: (843) 264-74-44, 264-75-14.