10 октябрьдә Төрекмәнстанга Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре кысаларында мәдәни чаралар булып узды.
Төрекмәнстанның милли мәдәният үзәгендәге Милли китапханә бинасында Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан Республикасы әдәбият һәм сәнгать әһелләренең очрашуы булды.Шулай ук «Хәзерге Татарстан» дигән фотокүргәзмә эшләде.
Концертта Татарстанның күп кенә танылган җырчылары, иҗат коллективлары, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле катнашты.