La Primavera Казан камера оркестры яңа сезонын ача

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Жиль Апапа катнашында сезон ачу концертын La Primavera оркестры L’arte del arco  фестиваленең кичектерелгән чарасы дип атый. Бөтен дөньяда мәшһүр скрипкачы, виза белән бәйле кыенлыклар туганга,  бу фестивальгә килә алмаган иде.  

Казанга скрипкачы Моцартның бишенче концертын алып килде.  Апап шулай ук Сарасатеның «Чегән җырлары»н һәм традицион Кельт музыкасын башкарачак. Концерт  12 октябрьдә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International