8 октябрьдә Ютазы муниципаль районының мәдәният йортында татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында «Шома бас» республикакүләм өченче смотр-конкурсының икенче зона туры узды. Ул татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган иде.
Зона турында республиканың берничә муниципаль районыннан 13 иҗат коллективы, 350дән артык аерым чыгыш ясаучы катнашты.
Үзенчәлекле концерт төсен алган әлеге смотрдан соң жюри үз фикерен әйтте. Аеруча уңышлы дип табылган концерт номерлары фестивальнең киләсе турына узды.