Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры октябрьнең 3еннән 9ына кадәр Нурлат районының 9 авылында һәм Нурлат шәһәрендә гастрольдә булды. Балалар өчен дә ("Керпе малае дуслар эзли"), яшүсмерләр өчен дә ("Алхимик"), өлкәннәр өчен дә ("Кичер мине, әнкәй!") спектакльләр күрсәтелде. Заллар тулы булды, халык артистларны чын йөрәктән рәхмәт сүзләрен әйтеп озатып калды.