8 октябрьдә ДЗКЗда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры 51 нче сезонын ачты. Залда бер генә буш урын да юк иде.
Казан сәхнәсендә беренче тапкыр оркестрга кушылып дөнья күләмендә иң яхшы виолончелистларның берсе дип танылган, П.Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреаты, Мстислава Ростропович фонды стипендиаты Нарек Ахназарян чыгыш ясады.
Сезонны ачу Дмитрий Шостаковичның 110 еллыгына багышланган иде, шуңа күрә концертта аның әсәрләре яңгырады.