Октябрьдә генә дә театр үз тамашачысына берьюлы 3 премьера тәкъдим итәчәк. Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен Оренбургтан килгән режиссер Булат Хәйбуллин куйды. 7 октябрьдә Әлмәт артистлары яңа 72 нче сезонны шушы спектакль белән ачтылар. Бу кичтә А. Гыйләҗевның хатыны Нәкыя ханым һәм улы – драматург Мансур Гыйләҗев театрга кунак булып килгән иде. Алар спектакльгә югары бәя бирделәр. Сезонның икенче премьерасы – көлкеле драма "Сигезле биюе" 14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә hәм 15 октябрьдә 18:00 сәгатьтә булачак. Спектакльнең авторы Равил Сабыр, режиссеры Булат Бәдриев
«Кибет» спектакле (өченче премьера) Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән.